16+

Рөстәм Миңнеханов: "Сайланган кешеләр халык алдында җаваплы"

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов иртән сайлау участогына барып тавыш бирде. Казан милли-тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына ул тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән килде.

- Гражданнарның төбәк башлыгын үзләре сайлавы тагын да җаваплылык өсти. Сайланган кешеләр депутатлар гына түгел, халык алдында җаваплы, шуңа күрә бу карарны дөрес дип саныйм, - диде Татарстан лидеры.

Сайлауларга нинди кәеф белән килдегез дигән сорауга ул: "Яхшы тормышка өмет белән килдем. Республика алда булсын, кешеләр канәгать булсын", - дип җавап бирде.

Бу участокта Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, финанс министры Радик Гайзатуллин, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов та тавыш бирде.

Участокларда һәр сайлаучыга беләзекләр тапшырыла. "Мин тавыш бирдем" дигән махсус беләзекне Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановларга да бирделәр. Исегезгә төшерик, әлеге беләзек белән Казанда шәһәр транспортында бушай йөрергә, "Казан-Арена"дагы бәйрәм концертына керергә мөмкин, "Татнефть" заправкаларында һәм "Бәхетле", "Наша марка" кибетләрендә ташлама ясалачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген Татарстанда 2802 сайлау участогы эшли, барлыгы 2 млн 900 меңнән артык кеше тавыш бирә. Татарстан халкы Татарстан Президентын, муниципаль бермәлекләрнең вәкиллекле органнарына 7,5 мең депутат, шул исәптән Казан шәһәр Думасына 50 депутат сайлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading