16+

Рөстәм Миңнеханов Арчада, Әтнәдә булып кайтты

Урып-җыю эшләре башлануга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе республика районнары кырларындагы хәл белән таныша башлады. Шул уңайдан ул Татарстан районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Урып-җыю эшләре башлануга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе республика районнары кырларындагы хәл белән таныша башлады. Шул уңайдан ул Татарстан районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Кичә Арча районында булды. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Арча районында чынга ашырыла торган республика программалары турында сөйләде. Аерым алганда, районда социаль объектлар, юллар ремонтлана һәм төзелә. Ул шулай ук муниципалитетның хакимият җирле органнарына сайлауларга әзерлек турында белдерде һәм районда яшәүче 40 мең чамасы кеше тавыш бирүдә катнашырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

Арчада бүгенгә гектардан чыккан арыш уңышы 36,8 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта арыш һәм көзге бодайга өстенлек бирелә. План буенча бөртекле культуралар уңышы 25-27 көндә җыеп алынырга тиеш.

Татарстан лидеры шулай ук Әтнә районында да булып кайтты. Республиканың төньяк районы саналган Әтнәдә урып-җыю яңа башланып килә. Игенчеләрнең тырышлыгын, районның техник-матди хәлен күзаллаган хәлдә, бернинди тоткарлык булмас кебек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading