16+

Рөстәм Миңнеханов: «Республиканың һәр кешесе дөрес мәгълүмат алырга тиеш»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов: «Республиканың һәр кешесе дөрес мәгълүмат алырга тиеш»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип хәбәр ителгән иде. Алар арасында - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Президент Аппараты һәм Хөкүмәт вәкилләре, Россия ФҖ Федерация Советы әгъзалары, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, хөкем чыгару хакимияте, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ.б. күрергә мөмкин булды.

Юлламасында республика лидеры тормышта барган вакыйгаларга тиз арада җавап бирергә, халыкка үз позицияләрегез, эшләрегез, карарларыгыз хакында җиткерергә кирәк дип мөрәҗәгать итте залдагыларга.

"Бу Хакимият вәкилләренә, беренче чиратта, "Татмедиа" агентлыгына кагыла. Технологияләрнең зур тизлектә үсүе, җәмгыятьтәге капма-каршы процесслар мәгълүмат мохитендә глобаль үзгәрешләргә китерә. Басма һәм электрон ММЧлар белән бергә, социаль челтәрләрнең дә роле арта бара. Мобиль кушымталарда мәгълүматны җиткерү сыйфаты өстен", - диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республиканың һәр кешесе, нинди мәгълүмат чыганагын сайлавына карамастан, дөрес мәгълүмат алырга тиеш.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading