16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры вазифасына кандидатура тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры вазифасына кандидатура тәкъдим итте

Дәүләт Советында Алексей Песошин кандидатурасы Премьер-министр вазифасына каралачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Татарстан Конституциясенең 94нче һәм "Татарстан республикасы дәүләт хакимиятенең башкару органнары турындагы" канунының 9 һәм 18нче маддәләре нигезендә Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры вазифасына раслауны кертте.

Бу хакта "Татар-информга" Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Документ республика парламентына кергән.

Искәртеп үтик, 3 апрельдә Илдар Халиков, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Премьер-министры вазифасыннан үз теләге белән китте.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading