16+

«СалаваTik»лардан кошлар турында яңа җыр

«СалаваTik»ларның һәрбер җырлары балаларны яхшылыкка өнди, ярдәмчел булырга дәшә. Яңа җырлары да нәни дусларыбызга – кошларга багышлана.

«СалаваTik»ларның һәрбер җырлары балаларны яхшылыкка өнди, ярдәмчел булырга дәшә. Яңа җырлары да нәни дусларыбызга – кошларга багышлана.

Бүген интернетка «Нәни дусларым» җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен Мирһади Разов иҗат иткән, көен Виталий Агапов язган.

«Виталий Агапов репертуарына «СалаваTik»ларның беренче генә мөрәҗәгать итүләре түгел. Беренче состав белән аның «Мактанчык үрдәк» дигән җырын башкарган идек. Ул җырның асылында мактанырга, масаерга ярамый диелгән булса, бүген чыккан җырда кошларга ярдәм итәргә кирәк дигән мәгънә ята. Җырның видеосында да без шуны күрсәтергә теләдек. Кошлар һәрвакыт безнең ярдәмгә мохтаҗ, канатлы дусларыбызга җимлекләр ясап, аларны ашатып торырга кирәк дигән фикерне җиткерергә теләдек. – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

«Нәни дусларым» җырын балачакта, мәктәптә җыр дәресләрендә җырлый идек, яз бәйрәмнәре дә бу җырдан башка узмый иде. Хәзер менә кызым да «СалаваTik»лар белән бергә минем балачак җырларын өйрәнә. Балаларыбызга татар телен өйрәтүдә «СалаваTik»ларның өлеше бик  зур. «Салаватиклар мәктәбе»нә дә зур өметләр баглыйбыз. Кызым да, үзем дә дәресләрне зур түземсезлек белән, ниндидер бер дулкынлану хисләре белән көтәбез», – ди язучы, журналист, ике бала әнисе Айсылу Имамиева.

Бу атнада «Салаватиклар мәктәбе» үз эшчәнлеген – дәресләрен башлап җибәрә. «Кастингка 70 ләп бала килде. Алар арасыннан 58 бала сайлап алынды. Дәресләр атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә «Татмедиа» бинасында узачак. Казан шәһәре филармониясенең балар бүлеге җитәкчесе, «СалаваTik» проектының укытучысы Гөлназ Гафурова – вокал;  «СалаваTik» проектының режиссеры Гүзәл Шакирҗанова – актерлык осталыгы; Элеонора Умерова – хореография; «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева татар теле буенча дәресләр бирәчәк. Ике ай дәвамында укулар оештырып, балалар белән зур концерт куярга планлаштырабыз», – ди «Салаватик мәктәбе» оештыручылары. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading