16+

Сату өчен түгел, бушлай

«Салават Күпере» микрорайонында яшәүче, Украина кызы Елена Хохлова хәзер иң кирәкле булган продукция - маскаларны өендә тегеп, мохтаҗларга бушлай тарата.

«Салават Күпере» микрорайонында яшәүче, Украина кызы Елена Хохлова хәзер иң кирәкле булган продукция - маскаларны өендә тегеп, мохтаҗларга бушлай тарата.

Сәламәтлегебез, иминлегебез өчен хәлиткеч чорның мөһимлеген һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр, “диванда яткан" килеш, хакимият башлыкларын сүгеп, акыл саткан арада, икенчеләре, мохтаҗларга мөмкинлекләреннән чыгып, төрлечә ярдәм кулы сузарга алынды. “Салават Күпере” микрорайонында яшәуче Елена Хохлова маскаларның сатуда булмавын белеп алгач, инә белән җеп алып эшкә керешә.

- Үзизоляцияләү режимы игьлан иткән вакытта, мин Зәйдә кунакта идем, бөтен кеше дәррәү килеп маска эзли башлады. Үзегез беләсез, авыл җирендә аптекалар саны чикле. Җитмәсә, аларында маскалар беткән дә икән, - дип сөйли Елена, - Кешеләрнең аптырап йөрүләрен күргәч, мин кирәкле материаллар таптым да, саладагыларга маскалар тегеп бирдем.

“Салават Күпере”нә кайткач та, маскалар тегү эшен ташламый әлеге ханым.

- Биредә һәр йортның үз “өлкән”е (русча, старшая по дому) бар, ә безнең микрорайоныбызда ул - һәр йорт өчен җан атып йөргән активист Регина Кәлимуллина, мин аның белән  элемтәгә кердем. Маскалар тегеп, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләвемне белдердем. Әмма биредә минем тегү машинасы да юк, материал да чикле иде. Тик ярдәмчел, изге күңелле кешеләр безнең арабызда әле дә бар ул. Минем ниятемне белеп алган күршем Светлана тиз арада тегү машинасын кертеп бирде, маска тегү өчен кирәкле чимал белән тәэмин итүчеләр дә табылды. Бердәм булсак кына әлеге коточкыч чир бездән чигенер, минемчә. Сүз уңаеннан, сезгә мастер-класс тәкьдим итәм, кулланыгыз. 

Светлана теккән маскаларын Регинага тапшырган. Ул әзер чималны мохтаҗларга өләшү белән мәшгуль.
- Мин микрорайондагы һәр йортның өлкәннәре белән даими элемтәдә, кемнең нинди шартларда яшәвен дә хәбәрдар. Мохтаҗ, мөмкинлекләре чикле булган, күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз. - ди Регина Кәлимуллина. Хәзер инде микрорайонда яшәүчеләргә 125 данә шундый маска өләшенгән. 

- Булган материалларым беткәнче, бушлай тегәчәкмен, - ди Елена. - Аларны инде волонтерлык хезмәте белән шөгыльләнүче оешмаларга тапшырырга планлаштырам.

Моңарчы, "Шәһри Казан" Казанда волонтерлык хәрәкәтенә гаиләләре белән кушылулары турында хәбәр иткән иде. 
 

Лилия Гайнуллина


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо вам огромное за помощь и поддержку.Низкий поклон

    Мөһим

    loading