16+

Сайлау бәйрәм кебек уза

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үз сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ул Вахитов районындагы 65 нче сайлау участогына әле тавыш бирү башланганчы ук килде һәм сайлау комиссиясе әгъзаларының алдан тавыш бирү конвертларын ачу процедурасын күзәтте.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау процессында катнашучыларның һәрберсе өчен законны үтәү мөһимлеген искәртте.

- Без сайлаулар оешкан төстә, ачык узачагына ышанабыз, - диде ул, журналистлар сорауларына җавап биреп. - Сайлаучыларның кәефләре күтәренке.

Ә Казан мэры Илсур Метшин сайлаулар бәйрәм атмосферасында уза, дип белдерде. Ул тормыш иптәше белән Идел буе районының Петровский бистәсендәге 270 нче сайлау участогында тавыш бирде.

- Сайлау безнең өчен һәрвакыт бәйрәм, - диде ул. - Без барыбыз да бергә Казанның иртәгәсен, Татарстан киләчәген сайлыйбыз. Мин һәркемне тотрыклы Татарстан, матур, төзек Казан өчен тавыш бирергә өндим.

Мэр шулай ук сайлаудан соң һәркемне "Казан-Арена" стадионында оештырылган бәйрәмгә чакырды.

Исегезгә төшерик, Илсур Метшин Казан шәһәр Думасына сайлауда "Бердәм Россия" партия исемлеген җитәкли. Партиядән барлыгы 23 кандидат тәкъдим ителде.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading