16+

Сөбханалла! 106 яшьлек әби вирустан дәваланган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча инфекцион госпитале табиблары 106 яшьлек Мария Смелованы коронавирустан дәвалаган.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча инфекцион госпитале табиблары 106 яшьлек Мария Смелованы коронавирустан дәвалаган.

РКБның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Мария Смелова 23 августта уртача авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кызның үпкәләре 10 процентка зарарланган булган. Аны бер атнага якын госпитальдә дәвалаганнар.

«Әбинең коронавирусны катлауландыра торган авырулары бар иде. Вирус уртача авыр формада, КТ-1 белән узды. Пациентны уңай динамика белән өенә чыгарып җибәрдек», — дип сөйләде госпиталь җитәкчесе урынбасары Сәяр Сираҗетдинов.

Дәваланып беткән хатын-кызны өенә 29 августта чыгарганнар. Мария Смелованың өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, РКБ хезмәткәрләре аны Катастрофалар медицинасы машинасында өенә кайтарып куйган.

РКБның матбугат хезмәте мәгълүматларынча, бу Татарстанда коронавирус белән авырып терелгән иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе.

Моңа кадәр 88 яшьлек әбинең коронавирустан дәваланганын язган идек.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading