16+

СМС укып 8 меңен югалткан

Кесә телефоны аша нинди генә алдау ысуллары кулланмый караклар. "Туганыгыз авыр хәлдә", "исәп счетыгыз ябылган, акча күчерергә кирәк" дип тә СМС хәбәрләр юллыйлар. Халык бу алдаулар хакында хәбәрдар. Хәзер андый эчтәлекле СМСларга исе дә китми кебек. Каракларның кармагына капмый. Телефон аша акча урлаучылар да кул кушырып утырмый, алдалауның яңа ысулын...

Алар телефон хуҗаларына төрле сылтамалар белән хәбәр юллый. Ягъни телефонга СМС килә, анда кушымталарны ачып карау өчен сылтамалар күрсәтелгән була. Шул сылтамаларны ачып, кеше шактый акчасыннан колак кага. Бигрәк тә телефон номерына банк карточкасы теркәлгән кешеләр өчен куркыныч бу. Мәсәлән, Чаллыда берү мондый төр алдалау корбаны булырга өлгергән инде. Сылтамалар буенча кушымтаны ачып 8 мең сум акчасыз калган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика халкын уяу булырга чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading