16+

Совет мультиклары геройлары кабаттан арабызга кайтырмы?

“Союзмульфильм” кооперациясе балалар уенчыклары җитештерү дистрибьютерлары белән шундый фикергә килгән.

“Союзмульфильм” кооперациясе балалар уенчыклары җитештерү дистрибьютерлары белән шундый фикергә килгән.

Мультфильм геройлары киләчәк буын күңеленә үтеп кереп, хәтерләрендә озак яшәсен өчен аларны яңа формадагы курчаклар итеп эшләү мәслихәт. Персонажларның кыяфәтләре кубиклардан торырга тиеш, конструктор итеп җыйсалар да тагын да әйбәтрәк, диләр. Бәяләре дә арзан булмас кебек. 999  сумнан алып, 1999 сумга чаклы. Бу беренче сериядә ясалачакларының бәясе әле, барысы балаларны 18 ләп чыгарылыш көтә.

Бәяләре дә үсәр шикелле, ихтияҗ булса бигерәк тә. Проект авторлары барысы биш мультфильмга өстенлек бирә: “Ну, погоди!”, “Малыш и Карлсон”, “Винни Пух”, “Тайна третьей планеты” һәм “Бременские музыканты”. Шушы мультфильмнар тәрбиясендә үскән бүгенге өлкән буын да аларны яратып кабул итәр шикелле, шул сәбәпле дә бизнес-идеянең төпле старт аласына зур өмет багълый проект авторлары. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading