16+

Студентлар Бакчасарайда җиләк-җимеш җыюда катнаша

Укырга да, эшләргә дә өлгерә студент халкы Алисә Сабирова Россия Президенты карары белән 17 февраль - Студент хезмәт отрядлары көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе кысаларында "Сүз белән түгел, эш белән" дигән республика форумы узачак. Анда студентлар отряды эшендә республика,...

Укырга да, эшләргә дә өлгерә студент халкы Алисә Сабирова Россия Президенты карары белән 17 февраль - Студент хезмәт отрядлары көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе кысаларында "Сүз белән түгел, эш белән" дигән республика форумы узачак. Анда студентлар отряды эшендә республика,...

Укырга да, эшләргә дә өлгерә студент халкы
Алисә Сабирова
Россия Президенты карары белән 17 февраль - Студент хезмәт отрядлары көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе кысаларында "Сүз белән түгел, эш белән" дигән республика форумы узачак.

Анда студентлар отряды эшендә республика, илкүләмендә төрле дәрәҗәләргә ирешкән яшьләрне билгеләп үтәчәкләр. Бүләкләр "Иң яхшы студентлар отряды", "Иң яхшы вуз", "Иң яхшы муниципаль район", "Иң яхшы комиссар", "Иң яхшы командир" номинацияләре буенча тапшырылачак.
Республикада студент хезмәт отрядларының бердәм системасы булдырылды. Отрядларның үсеше буенча Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан 2017 елга кадәр махсус концепция әзерләнде. Быел Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Чистай, Түбән Кама шәһәрләре бу өлкәдә бик актив булды. КДЭУ, КФУ, КНИТТУ-КАИ укучылары да үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте, - диде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Бу өлкәдә Энергетика университеты студентлары үз юнәлешләрен булдырган: хәзер алар ел саен 800 студентны Татарстан, Башкортстан энергетика объектларында эшләргә әзерли.

Гомумән, безнең студентлар укуда гына түгел, эштә дә үзләрен уңай яктан гына күрсәтә. Мәсәлән, "Импульс» студентлар педагогика отряды Анапа шәһәрендә узган Бөтенроссия фестивалендә гран-прига лаек булган. Ә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Артем Кудряшов "Бөтенроссия студентлар төзелешенең иң яхшы командиры" исемен алды.

Студентлар монда җәй дәвамында эш белән генә мәшгуль була дип уйламагыз. Алар сәяхәт итергә дә, күңел ачырга да өлгерә.

- Хезмәт отрядларында эшләгәндә, студент иҗат өлкәсендә дә кайный, дөнья да күрә. Ямал ярымутравында безнең студентлар отрядындагы егетләр корабльләрдә эшләп, диңгез-океннарны күрде. Үзем студент булсам, акча өчен түгел, хәтта океаннар гизер өчен генә булса да эшләр идем хезмәт отрядларында, - ди Рөстәм Гарифуллин.

Быел студент отрядлары тугыз юнәлеш буенча эшлиячәк. Кырым республикасының Бакчасарай районында җиләк-җимеш җыюда да катнашачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading