16+

Танылган татар журналист-язучысы вафат

90 нчы яшендә журналист һәм Татарстан язучысы Әнәс Хәсәнов вафат булган.

90 нчы яшендә журналист һәм Татарстан язучысы Әнәс Хәсәнов вафат булган.

Әнәс Хәсән улы 1935 елның 23 июнендә ТР Куйбышев районының Каюки авылында (хәзерге Спас районы) туган. Казан педагогика институтында белем алып, 1959-1972 елларда Казан телевидениесе студиясендә эшли, аның баш мөхәррире була. Ленинград югары партия мәктәбендә укыганнан соң, 1974-1984 елларда, КПССның Татарстан өлкә комитеты мәдәният бүлеге инструкторы булып эшләгән, ә 1984-1988 елларда - Татарстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире, баш мөхәррире урынбасары.
1988 елда «Коммунист Татарии» журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнә. 1991-1999 елларда Әнәс Хәсән улы ТР Президенты матбугат үзәген, 1999 елдан 2006 елга кадәр Татарстан Республикасы Президенты матбугат архивын җитәкли. 1990-1997 елларда шулай ук "Книга памяти"ның баш мөхәррире урынбасары иде.

Әнәс Хәсән улы белән хушлашу 24 августта 10:00 сәгатьтә Казанның Апанай мәчетендә узачак. Ул Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading