16+

Татарстан «Динамо»сы Спартакиада җиңүчесе булды

29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Ханты-Мансийск автоном округының Нижневартовск районында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, бокс буенча «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең чемпионаты узды.

Медаль өчен көрәшергә илнең 22 төбәгеннән 132 боксчы килгән иде.

Ярышлар ун үлчәү категориясендә узды. Шәхси зачетта татарстанлылар: Рәсүл Джааев (52 кг), Тимерлан Магомедов (69 кг) һәм Сергей Егоров (91 кг) өч алтын медаль яулады.

Руслан Камилов (60 кг) - көмеш, Данил Шәмсетдинов (60 кг) һәм Денис Хаматов (91 кг) бронзага лаек булды. Команда зачеты иң яхшы алты күрсәткеч буенча билгеләнде.

Командаларның 1 нче төркемдә Татарстан җыелма командасы җиңде. Төркемнәр арасындагы ярышта да безнекеләр сынатмады. Татарстан «Динамо»сы Спартакиада җиңүчесе булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading