16+

Татарстан егете йөзү буенча Россия чемпионы булды

Татарстан йөзүчесе Александр Красных 800 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә Россия чемпионы булып танылды. Бөгелмәнең 21 яшьлек йөзүчесе әлеге араны 7 минут 54,49 секундта йөзеп узды.

10 апрельдә Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында старт алган ил чемпионатына Александр Красных моңа кадәр 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә чемпион исемен яулаган иде инде. Ә кичә Татарстанның ир-ат йөзүчеләре 4х200 метр арага эстафетада җиңүче булды. Команда составында Александр Красныхтан тыш Эрнест Мәгъсүмов, Григорий Тарасевич һәм Эмиль Мөхәммәтҗанов та бар иде.

Кичә 800 метр арага узышуда Александр Красныхтан калышып, икенче-өченче урында Ханты-Мансийск йөзүчеләре Илья Дружинин (7 минут 57,99 секунд) һәм Ярослав Потапов (8 минут 01,09 секунд) килде.

Шунысын да әйтергә кирәк: беренче урын яуласа да, Красныхның күрсәткече дөнья чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә торган нормативтан начаррак булды.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading