16+

«Татарстан» радиосы – FM ешлыкта сөйли башлады

Кичә - Россия матбугаты көнендә, «Татарстан» радиосы FM ешлыгында сөйли башлады. Моңа кадәр кыска дулкыннарда сөйләгән радионы күпләр тыңлый алмый иде. Хәзер яраткан тапшыруларны 99,2 FM ешлыгында тыңларга була.

Кичә - Россия матбугаты көнендә, «Татарстан» радиосы FM ешлыгында сөйли башлады. Моңа кадәр кыска дулкыннарда сөйләгән радионы күпләр тыңлый алмый иде. Хәзер яраткан тапшыруларны 99,2 FM ешлыгында тыңларга була.

«Татарстан» радиосы шеф-редакторы Йолдыз Крепостина әйтүенчә, тапшырулар УКВ ешлыгында чыкканда, күп тамашачы сыйфаттан канәгать булмаган, кайбер районнар радионы тыңлый алмаганнар. Хәзер исә аны Казанда гына түгел, Татарстанның башка районнарында да ишетергә мөмкин булачак. Әйтик, Балтач, Кайбыч, Арча районнарында тамашачы сыйфатны бәяләргә өлгергән дә инде. Ел дәвамында «Татарстан» радиосы FM ешлыкта бөтен республиканы колачларга ниятли.

Радионы FM ешлыкка чыгару тантанасына Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде. Чара Россия матбугаты көне кысаларында үтте.

- Мин үз эшемне сездән башка күз алдына китерә алмыйм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, бәйрәм белән котлап. - Бәлки мин консервативрактыр, әмма барыбер башта рәсми матбугатны укыйм: республика газеталарын, аннан федераль басмаларны, шуннан соң гына электрон матбугат чараларын карыйм. Миңа бездә чыга торган тирән фикерле, эчтәлекле, аналитик материаллар уку ошый. Татарча да, русча да укыйм. Татарстан журналистлары республика үсешенә җаваплы караулары белән аерылып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading