16+

Татарстан вузлары 22 мең студентны бюджетка кабул итәргә әзер

Быел Татарстанның югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Соңгы өч елда аларның саны 5,5 процентка арттырылган.

Быел Татарстанның югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Соңгы өч елда аларның саны 5,5 процентка арттырылган.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

20 июнь көнне вузларда кабул итү кампаниясе старт алды. Абитуриент быел гаризаны иң күбе илнең 5 вузына 5 юнәлеш буенча бирә ала. 

Татарстанда иң күп бюджет урыннары өч вузга – Казан федераль университеты (7499 урын), Казан технология илкүләм тикшеренү университеты (КХТИ) (4092 урын) һәм Туполев исемендәге Казан техник илкүләм тикшеренү университетына (КАИ) (2700 урын) бүлеп бирелгән. Традицион рәвештә инженер-техник һәм педагогик юнәлешләр өстенлекле булып кала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading