16+

Татарстанда 20 бала әнисе операциядән соң 60 килограммга ябыккан

Хатын-кыз 150 килограмм авырлыкта булган.

Хатын-кыз 150 килограмм авырлыкта булган.

Татарстанда 20 бала анасы, Республика клиник хастаханәсендә операция аркасында 60 килограммга ябыккан. Рәйсә Миңнуллина Нурлат балалар йортында педагог булып эшли һәм күп еллар артык авырлыктан интегә. 

Автозаправкада каравылчы булып эшләүче ире Наил белән бергә ул 17 баланы тәрбиягә алган, үзләренең дә өч баласы бар. Шуларның – сигезесе мәктәп укучысы, биш студент һәм җидесе инде балигь. Дуслары һәм танышлары еш кына шаяртып хатын-кызны «зур әни» дип атыйлар, ләкин авырлыгы аркасында түгел, ә киң йөрәкле булуы аркасында. 

Хатын төрле диеталарда утырган, тикшерелгән, эндокринологларда дәваланган. Ләкин ябыга алмаган. Хатын – кызның авырлыгы 150 килограммга җиткәч, балалары әниләренә гадәти булмаган бүләк-ашказанын киметү буенча операция ясатырга карар кылалар.

Операциядән соң бер ел эчендә Рәйсә 60 килограммга ябыккан һәм хәзер, аның сүзләренчә, үзен яхшы хис итә. Хатын-кыз хирургларга рәхмәт укый һәм үз сәламәтлеген күзәтергә киңәш итә, дип хәбәр итә РКБ матбугат хезмәте.

Женщина похудела со 150 кг. Фото: пресс-служба РКБ Татарстана

 Фото: Татарстан Республикасы клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading