16+

Татарстанда 200 меңнән артык баланың ата-анасы бердәм пособие ала

Ул республикада 13 135 сум тәшкил иткән яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә билгелән.

Ул республикада 13 135 сум тәшкил иткән яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә билгелән.

Акчаларны чыннан да мохтаҗ гаиләләр алсын өчен, пособиене рәсмиләштергәндә гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен комплекслы бәяләү кулланыла, ата-аналарның мәшгульлеге яки мәшгуль булмауның объектив сәбәпләре исәпкә алына. Бердәм пособие 12 айга билгеләнә. Гаризаны, 17 яшькә кадәр барлык балаларны да бер гаризада күрсәтеп, Татарстан Социаль фонд бүлегенә кабат тапшырырга һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин. 

Социаль фонд бердәм пособиене социаль казначылык форматында билгели. Бу исә кешегә бары тик Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк яки клиент хезмәтендә гариза бирү дә җитә дигәнне аңлата. Калган мәгълүматларны фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында тикшерәчәк һәм гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләячәк.

"Быелдан башлап бердәм пособие билгеләгәндә исәпкә алынмаган гаилә керемнәре исемлеге киңәйтелде. Мәсәлән, керем исәбенә опекага алынган балаларга ачык номиналь счетлар буенча исәпләнгән процентлар, шулай ук "Герой-Ана" исеме, "Ата-ана даны" ордены яки орден медале өчен алынган түләүләр кертелми. Ә 1 июньнән балигъ булмаган баланың керемнәре мәсәлән, ГПХ килешүе буенча хезмәт хакы яки бүләкләү (үзмәшгульлек кеременнән тыш) дә исәпкә алынмый. Моның өчен бала хисап чорында ким дигәндә 6 ай мәктәптә, махсус урта белем бирү яки югары уку йортында көндезге формада укырга тиеш. Уку фактын бердәм пособие билгеләүне сорап язылган гаризада билгеләп үтәргә кирәк булачак. Раслаучы мәгълүматларны Социаль фонд бүлеге Мәгариф министрлыгы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү кысаларында мөстәкыйль рәвештә сораячак, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шулай 1 июньнән хисап чорында гаилә керемнәрен бәяләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибе үзгәрде. Алимент суммасы турында суд карары булган очракта, керемнәр хисабына элеккеге кебек үк фактта кергән сумма исәпкә алыначак.Әлеге факт гариза биргәндә күрсәтелә. Суд приставларыбашкару производствосы ачылган булса,мәгүлүматны Социаль фонд СФР бүлеге мөстәкыйль соратып алачак.

Әгәр дә ата-аналар алиментлар турында телдән яки нотариаль рәвештә килешкән булсалар , хәзер гаилә кеременә бер балага аерылышу чорына туры килә торган исәп-хисап чорында һәр айга кимендә МРОТ суммасының дүрттән бер өлеше, ике балага-икедән бер, өч балага икедән бере исәпкә алыначак. Бу исә саннарда: бер балага - 4 810,5 сум, ике балага - 6 414 сум, өч һәм аннан да күбрәк балага аена 9 621 сум туры килә дигән сүз.

Бердәм пособие билгеләү буенча сораулар калса, сез, 8 800 100 0001 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Социаль бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Татарстан Социаль фонд бүлеге матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading