16+

Татарстанда автобус зур йөк машинасы белән бәрелешкән

Югары Ослан районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 30 гыйнвар көнне «Казан-Буа-Ульяновск» трассасында зур йөк машинасы һәм ун кеше утырган вахта автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Югары Ослан районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 30 гыйнвар көнне «Казан-Буа-Ульяновск» трассасында зур йөк машинасы һәм ун кеше утырган вахта автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

"30 гыйнварда, якынча 9.50 сәгатьтә, «Казан-Ульяновск» автоюлының 24нче чакрымында, салонында 10 пассажир булган ПАЗ вахта автобусы, беренчел мәгълүматлар буенча, юл кырыенда торган Мерседес йөк машинасына килеп бәрелә. Зыян күрүчеләр саны турында мәгълүмат төгәлләнә. Вакыйганың шартлары ачыклана", - дип хәбәр иткән Югары Ослан ЮХИДИ начальнигы Руслан Сафиуллин.

«Өч пациентка урында ук ярдәм күрсәтелгән. Имгәнүләре уртача авырлыктагы җиде кеше Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә эвакуацияләнгән. Аларның өчесе травматология бүлегенә озатылган, операция кирәк булмаган. 4 пациент белгечләр тарафыннан тикшерелгән, амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Югары Ослан район газетасы мәгьлүматларына караганда, узган ел бу трассада (Югары Ослан районы территориясе буенча уза торган участокта) 22 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 кеше һәлак булган, 23 кеше, шул исәптән бер бала, имгәнгән. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading