16+

Татарстанда авыл халкы бушлай орлыклар һәм үсентеләр алачак

Бу катлаулы икътисадый хәл белән бәйле.

Бу катлаулы икътисадый хәл белән бәйле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларда яшәүчеләргә яшелчә культуралары орлыкларын сату программасы өчен 10 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Инициатор буларак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгыш ясады, дип хәбәр ителә https://agro.tatarstan.ru сайтында.

Татарстанлылар 30 тонна орлыклык суган, бер тонна кишер орлыгы, 600 кг аш чөгендере орлыгы, шулай ук кәбестә үсентесе алачак.

Авыл халкына орлыклар һәм үсентеләр бирү түләүсез нигездә башкарыла. Бу катлаулы икътисадый вазгыять шартларында авыл кешеләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенгә орлыклар районнарга тапшырылган, ә үсентеләрне 2021 елның маенда кайтарачаклар.

Тулырак мәгълүмат 8(843)221-77-72 телефоны буенча, яисә районнарның башкарма комитетларында һәм Авыл җирлекләрендә белешергә мөмкин.

Фото: https://agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading