16+

Татарстанда кайбер хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын күтәрәләр

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрергә планлаштыралар.

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрергә планлаштыралар.

1 июльдән Татарстанда министрның акчалата бүләкләү күләмен 1,05 тапкырга арттыру планлаштырыла. Бу дәүләт вазифаларын биләүче затларның бүләкләрен исәпләү өчен кирәк. Татарстан Рәисе Указы проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, 2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү планлаштырыла. Республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнарындагы кече төркемдәге вазыйфаларны тәэмин итүче белгечләрнең вазыйфаи хезмәт хаклары 13 323 сумга җитеп, 1,05 тапкырга арттырылачак.

Шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең айлык бүләкләү күләме үзгәрәчәк, ул элеккеге 18% урынына вазифа хезмәт хакының 41% тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading