16+

Татарстанда картлар «тоткынлыкта» булган пансионат хуҗабикәсе ни ди?

Татарстанда картлар тоткынлыкта булган пансионат хуҗабикәсен СИЗОга озатканнар.

Татарстанда картлар тоткынлыкта булган пансионат хуҗабикәсен СИЗОга озатканнар.

Республикада шау–шу куптарган җинаять эше буенча тугыз тикшерүче эшли.

Казанның Совет суды Щербаково бистәсендәге 40 яшьлек картлар йорты хуҗасы Чулпан М. ны 1,5 айга СИЗОга озатканнар. Хатын-кызны мошенниклыкта, ваемсызлыкта, кеше иминлегенә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә һәм дәлилләрне ялганлап күрсәткәне өчен, шулай ук күп санлы санитария нормаларын бозуда гаеплиләр.

Кулга алынган шәхси пансионат хуҗасы-дүрт бала әнисе, элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган. "Безнең явыз ниятебез юк иде. Янгын куркынычсызлыгы белән нидер дөрес булмавында мин гаепле. Әгәр начар шартлар булса, кешеләрне миңа китермәсләр иде. Берничә тапкыр шалтыраттылар, хәер сорап, теләнеп сораучы әбиләрне карауга алуны сорадылар. Без аларны юындырдык, кайгырттык. Шәхси файда хакынамы? Авылымда иске йортым бар, башка бернәрсәм дә юк",-дигән ул суд залында.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның җәендә билгесез затлар Казанда яшәүче 76 яшьлек хатын-кызны аның милке белән идарә итү хокукына ышанычнамә имзаларга күндергән һәм 100 млн сумнан артык күчемсез милекне үзләштергән. Судта килешүләрне дөрес түгел дип тану турындагы дәгъваны караганда, җинаятьчеләр ялган белешмә тәкъдим иткәннәр, элек пенсионер әбине табиб караган булган, һәм аның психик тайпылышлары ачыкланмаган. Ул 2024 елның февралендә әлеге дә баягы хәсрәтле пансионатта вафат булган.

Тентү вакытында әлеге өйдә 20дән артык пенсионер һәм берничә көн элек вафат булган өлкән яшьтәге кешенең гәүдәсе табылган. Өлкән яшьтәге кешеләрне пансионатта тоту шартлары коточкыч дип аталды. ТР Прокуратурасы, бинаны тикшереп, аны ябарга таләп итте.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алды.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading