16+

Татарстанда коронавируска коллектив иммунитет 30 проценттан ким

Татарстанлыларның яңа коронавирус инфекциясенә коллектив иммунитеты 30 процентка да җитмәгән. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

- Роспотребнадзор төрле яшьтәге 2,8 мең кешене тикшерде. Аның нәтиҗәләре коллектив иммунитетның булуын, әмма әле 30 процентка да җитмәвен күрсәтте, - диде министр

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йогуның 30 яңа очрагы ачыкланды.

Аларның берсе читтән кайткан, калган 29 ы моңарчы авыручылар белән элемтәгә керү аркасында чирләп киткән. 

26 авыру өйдә генә дәвалана. 4 се хастаханәгә озатылган. 

Сovid-19 йогуның күпчелек очраклары 60 тан 70 яшькә кадәрге яшь төркемендә - 11 очрак, 30 дан 50гә чаклы - 7 авыру ачыкланган. Шулай ук 6 очрак - 18 дән 30 яшьтәгеләр арасында, ә 3 әр очрак - 50 дән 60 яшькә чаклы һәм 70 тән 80 яшькә кадәр.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading