16+

Татарстанда күпме кешенең контракт төзеп МХОга китүе мәгьлүм булды

Татарстанда бер ел эчендә контракт буенча хезмәткә 9 меңнән артык кеше алынган.

Татарстанда бер ел эчендә контракт буенча хезмәткә 9 меңнән артык кеше алынган.

2023 елда Татарстан хәрби комиссариатлары аша 9 меңнән артык кеше контракт төзегән. Бу хакта Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу башлыгы Евгений Токмаков хәбәр итте.

Контракт төзүчеләр арасында республика халкы да, чит төбәкләрдән килүче гражданнар да, шул исәптән БДБ илләрендә яшәгән ир-егетләр дә бар. Бүгенге көндә Татарстанда контракт төзегән өчен билгеләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүләр сакланган. Мәсәлән, 195 мең сумны яңа хәрби хезмәткә алынган кеше Оборона министрлыгыннан алачак, тагын 105 мең сумны ДОСААФ түли.

Моннан тыш, һәр муниципалитетта үз түләүләре билгеләнгән, хәрбиләргә республика предприятиеләре дә ярдәм итә. Токмаков сүзләренчә, бер тапкыр бирелә торган түләү 600 мең сумга җитәргә мөмкин.

Шулай ук мобилизация буенча чакырылган яки чакырылыштагы хәрби хезмәткәрләр дә контракт төзи ала. Аларга өстәмә рәвештә 305 мең сум түләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading