16+

Татарстанда таксида эшләргә рөхсәт бирү тәртибе билгеләнәчәк

Татарстанда таксида эшләргә рөхсәт бирү, туктатып тору һәм гамәлдән чыгару тәртибе билгеләнәчәк.

Татарстанда таксида эшләргә рөхсәт бирү, туктатып тору һәм гамәлдән чыгару тәртибе билгеләнәчәк.

Республика хөкүмәте карары проекты коррупциягә каршы экспертиза аша уза.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда такси сервисы эшенең яңа кагыйдәләрен, шул исәптән пассажирлар йөртү эшенә рөхсәт бирүгә кагылышлы канун кабул ителде. Яңа документ әлеге канунны гамәлгә ашыру чараларын билгеләячәк.

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен рөхсәт кәгазен биш елга, физик затлар өчен биш елга һәм аннан да азрак биреләчәк.

Рөхсәтне тапшыру яки юк итү өчен, машина йөртүче яки такси хезмәте вәкаләтле органга гариза бирергә тиеш. Шулай ук моны «Дәүләт хезмәтләре» Порталы һәм күпфункцияле үзәкләр аша да эшләргә мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading