16+

Татарстанда таксистлар арасында коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган

Татарстанда таксистлар арасында COVID-19 белән авыру очраклары юк, диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән үткән матбугат очрашуында.

Татарстанда таксистлар арасында COVID-19 белән авыру очраклары юк, диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән үткән матбугат очрашуында.

Спикер сүзләренчә, барлык яшьтәге эшләүчеләр арасында авыручыларны исәпкә алу бара. Таксистлар арасында коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмаган. Ведомствода шулай ук, пассажир ташу белән шөгыльләнүче шәхси оешмаларга профилактика чаралары уздыру өлешендә күрсәтмәләр бирелгән, дип билгеләп үттеләр.

"Барлык пассажир ташу өлкәсендә эшләүче шәхси оешмаларга күрсәтмә бирелде, бу дезинфекция чараларын үткәрү өлешенә - кулларны эшкәртү, химик чистартуга кагыла", - дип җавап бирде Авдонина.

Фото: pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading