16+

Татарстанда Украинаның пилотсыз аппарат шартлатылган

Моңа кадәр Казанның Авиатөзелеш районында сиреналар яңгыравы турында да хәбәр ителгән иде.

Моңа кадәр Казанның Авиатөзелеш районында сиреналар яңгыравы турында да хәбәр ителгән иде.

Татарстан территориясендә пилотсыз аппарат шартлатылган. Хәбәрне РФ Оборона министрлыгы раслады. «Татарстан Республикасы территориясендә дежур ПВО чаралары ярдәмендә Украинаның пилотсыз очу аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә.

Беренче мәгълүматлар буенча, БПЛА Чаллы янындагы керамика заводы янында бәреп төшерелгән. Соңрак пилотсыз аппаратның Алабуга районының Олы Тарловка авылы тирәсендә юк ителүе турында хәбәр чыкты.

Моңа кадәр Казанның Авиатөзелеш районында сиреналар яңгыравы турында да хәбәр ителгән иде. Бу районда бер предприятие эшчеләре эвакуацияләнгән.

Түбән Камада «Танэко», «Сибур», шиналар ясау заводы эшчеләрен биналардан чыгарганнар.

Бүген шулай ук «Казан» аэропортының пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы аркасында рейсларны кабул итмәве һәм җибәрмәве билгеле булды.

Росавиациядә хәбәр итүләренчә, һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен 17 апрельдә иртән Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсендәге өч аэропортның эшенә вакытлыча чикләү кертелгән була.

«Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген Омскидан Казанга юл тоткан самолетны Самарадагы запас аэродромга җибәргәннәр.

Түбән Камадагы аэропорт һәм «Казан» аэропорты штат режимында эшли башлаган. «Казан һәм Түбән Кама аэропортларыннан очуга кагылышлы чикләүләр бетерелде», – дип хәбәр итте Росавиация көндезге 12.20 сәгатьтә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading