16+

Татарстандагы урманда хатын-кыз мәете калдыклары табылган

Яшел Үзән районының Айша урман хуҗалыгының 38 кварталы юлыннан 150 метр чамасы ераклыкта хатын-кыз гәүдәсе калдыклары һәм кием фрагментлары табылган.

Яшел Үзән районының Айша урман хуҗалыгының 38 кварталы юлыннан 150 метр чамасы ераклыкта хатын-кыз гәүдәсе калдыклары һәм кием фрагментлары табылган.

Экспертлар фикеренчә, ул 2 ай чамасы элек үлгән булган. Әлеге хатын-кыз куе зәңгәр джинсы, каралы-сорылы свитер, кара сапоги, кызгылт кирпеч төсендәге куртка, кызыл төстәге бәйләгән башлык кигән булган дип фаразлана.

Хәзер суд медицина экспертизасы үткәреп, югалган кешеләр исемлеге базасын да тикшереп, әлеге хатын-кызның кем булуын ачыклыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading