16+

Татарстанга Арктикадан кар килә!

Суыта. Озаккамы?

Татарстанга Арктикадан кар килә!

Суыта. Озаккамы?

Татарстан синоптиклары республикага салкын һава, кар һәм карлы яңгыр килүе турында кисәтә. Шуның белән бергә, секундына 4-9 метр тәшкил иткән көчле җил дә көтелә. Юлларда боз катламы барлыкка киләчәк.

Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев та кисәткән иде. "Якшәмбе көндез 5 градуска кадәр җылытачак, дүшәмбегә каршы төндә 1 градуска кадәр салкынайта. Дүшәмбе көндез 3 градус җылы булачак, юеш кар яварга мөмкин. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -4, сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә -3 градуска кадәр түбәнәячәк. Сишәмбе көндез +4, ә чәршәмбедә +5 градус җылы булачак", дигән иде ул.

Сак булыйк!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading