16+

Татарстаннан Хаҗга ничә кеше барачак?

Мөфти 2022 елда хаҗ оештыру буенча утырышта катнашты. Татарстан өчен квота бүлеп бирелде Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

Мөфти 2022 елда хаҗ оештыру буенча утырышта катнашты. Татарстан өчен квота бүлеп бирелде Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

Биредә РФ Федерация Советы бинасында РФ Хакимиятенең дини берләшмәләр мәсьәләләре Комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләт иясе Ильяс Умаханов рәислегендә 2022 елда хаҗны оештыру буенча киңәйтелгән утырыш узды. Аның эшендә мөфти, Татарстан Диния Нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм “ДУМ РТ Хадж” Татарстанның рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, шулай ук Россиянең хаҗ программаларын гамәлгә ашыручы башка дини оешма вәкилләре, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты. 

Киңәшмә барышында, башка оештыру мәсьәләләре рәтендә, Россиянең 11 Диния Нәзарәте һәм Координацион үзәге арасында хаҗ путевкаларын сату өчен квоталар бүлеп бирелде һәм 2022 елда хаҗ кылу кагыйдәләре җиткерелде. 

2022 елның хаҗ сезонында квоталар 2020 елгы квоталар исәбеннән һәм якынча 45% киметү коэффициенты белән бүленде. Әлеге коэффициентны Согуд Гарәбстаны дөньядагы барлык илләр өчен дә билгеләде. Шул рәвешле, Татарстан Диния Нәзарәте өчен 810 урын күләмендә квота бирелде. Барлыгы Согуд Гарәбстаны 2022 елда квоталарны 1 млн урынга кадәр кыскартты (2020 елда 3 млн урын иде). Россия мөселманнары өчен 11 318 урын бүлеп бирелде (2020 елда

– 25500 урын иде). Чагыштыру өчен Дагыстан мөфтияте өчен 4 650 урын, Чечня нәзарәте өчен – 1320 урын, Кырым нәзарәте өчен – 270 урын, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге өчен – 580 урын, Башкортостан нәзарәте өчен – 300 урын бүлеп бирелде. 
Моннан тыш, киңәшмәдә хаҗ операторлары һәм хаҗилар өчен шартлар турында  хәбәр ителде. 
Моннан тыш, киңәшмәдә хаҗ операторлары һәм хаҗилар өчен шартлар турында  хәбәр ителде:
-    2022 елда хаҗ визаларын эшләү Россия резидентлары булмаганнар өчен тыела
-    2022 елда бары тик 10 еллык гамәл срогына ия биометрик паспортларның яңа үрнәкләре генә кабул ителә
-    Һәр хаҗига документлар белән бергә Согуд Гарәбстанында кабул ителгән һәм расланган вакцина ясату турындагы сертификатны да тапшырырга кирәк булачак
-    Согуд Гарәбстанына кергәнче 72 сәгать алдан ясалган COVID-19-ка тискәре тест ясатырга кирәк булачак.
-    Согуд Гарәбстанында булганда һәр хаҗи бөтен ачык һәм ябык җирләрдә битлек киеп йөрергә тиеш
-    Хаҗиларның туу датасы 1957 елның 30 июненнән алда булырга тиеш түгел. 
Татарстанда рәсми хаҗ операторы булып “ДУМ РТ Хадж” тора. Татарстан мөселманнары өчен хаҗ оештыру рәвеше турында Нәзарәт алга таба аерым хәбәр итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading