16+

Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге башлыгын тоткарлаганнар. Сәбәбе?

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сентябрь көнне Татарстанда гигиена һәм эпидемиология үзәгенең республика буенча баш табибы Елена Сизованы тоткарлаганнар.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сентябрь көнне Татарстанда гигиена һәм эпидемиология үзәгенең республика буенча баш табибы Елена Сизованы тоткарлаганнар.

Аны аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнәләр. Агентлык мәгълүматлары буенча,  Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелгән тикшерүләр шактый зур җитешсезлекләр ачыкланган. 
13 сентябрь көнне Казанда суд Елена Сизовага чик кую чарасын сайлаячак.

Елена Сизова Казан дәүләт медицина университетында «медицина-профилактика эше» белгечлеген алып чыккан. Табиблык эшчәнлеген Казанның Вахитов районы дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәгенең туклану гигиенасы бүлегендә санитар табиб булып башлаган. 2019 елның ноябрендә Сизованы Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы итеп билгеләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading