16+

Түбән Камада - чәчәк, Әлмәттә – музыкаль марафон: җаның теләгәнчә йөгер

Бүген Түбән Камада йөгерү буенча чәчәкле ярыммарафон уза. Ул Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендәге йөгерү ярышларына да старт бирә. Спортчылар сезонны 8 октябрь көнне Казан ярыммарафоны белән тәмамлый. Һәр чабышның үз тематикасы бар.

-Бүген Түбән Камада йөгереп килгән һәр кызга чәчәк бәйләме, ә егетләргә җиңүче такыясы бүләк итәчәкбез. Нәкъ борынгы Грециядәге кебек. Чаллыда чакрым саен йөгерүчеләргә төрле төсләргә сиптерәчәкләр. Финишка алар баштан-аяк буяуга батып килә. Әлмәттә исә йөгерүчеләргә музыкаль төркемнәр көч биреп торачак. Казан ярыммарафоны милли калоритта уза - спортчылар түбәтәй киеп йөгерә, - ди Казан марафоны һәм Tatar.Run йөгерү серияләре директоры Вадим Янгиров.

Ярыммарафонда балалар өчен һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә аерым трасса бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading