16+

Тимур белән Амурны аерганнар (ВИДЕО)

Тимур белән Амур дуслыгы хакында хәзер белмәүчеләр сирәктер. Алар турында китап та яза башладылар, мульфильм да төшерергә җыеналар.

Тимур белән Амурны аерганнар (ВИДЕО)

Тимур белән Амур дуслыгы хакында хәзер белмәүчеләр сирәктер. Алар турында китап та яза башладылар, мульфильм да төшерергә җыеналар.

Ләкин 26 гыйнвар көнне ике дусны аерганнар. Моны социаль челтәрләрдә төрлечә фаразладылар, имеш, Амур бертуктаусыз киресен сукалап йөрүче Тимурдан туйган һәм аны юк иткән, диючеләр дә булды. Безнең көн геройларына әйләнеп баручы һәм кешеләр өчен дә урнәк булырлык хайваннар арасындагы үзара җылы мөнәсәбәт трагик рәвештә тамаулануын беркем дә теләми, әлбәттә.
"Аерылышу"ның сәбәбе шул: белгечләр кәҗәнең сәламәтлеген тикшереп, аның симерү дәрәҗәсен билгелиячәк, дип яза LifeNews.



Тагын икенче сәбәп тә бар: ана юлбарысларның пар сорау периоды булганлыктан, бу ата юлбарыска да тәэсир итү мөмкинлеге барлыгын да исәпкә алып, кәҗәне дустыннан аерганнар. Ә андый вакытта ата юлбарыслар бик агрессив булып, дустын ботарлап атуы да бар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading