16+

Тиздән мәктәпләрдә уку бер сменалы гына була

Быел Татарстанда 147 мәктәп һәм балалар бакчасы төзекләндереләчәк, яңа объектлар сафка басачак, нәтиҗәдә - 2020 елга мәктәпләрдә бер сменалы укуга күчү күздә тотыла. Уку-укыту өлкәсендәге яңалыклар, узган елга нәтиҗәләр турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сөйләштеләр.

Тиздән мәктәпләрдә уку бер сменалы гына була

Быел Татарстанда 147 мәктәп һәм балалар бакчасы төзекләндереләчәк, яңа объектлар сафка басачак, нәтиҗәдә - 2020 елга мәктәпләрдә бер сменалы укуга күчү күздә тотыла. Уку-укыту өлкәсендәге яңалыклар, узган елга нәтиҗәләр турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сөйләштеләр.

Министрлык эшенә елына ике тапкыр нәтиҗә ясый. Август конференциясендә һәм еллык коллегиядә. Моны Татарстан премьер- министры Илдар Халиков та искәртеп узды:
Соңгы биш елда мәгариф системасында күп нәрсә камилләште. Яңа объектлар сафка басу гына түгел, укыту системасының асылы үзгәрү дә сизелә. Моның кадәр балалар бакчасы Татарстанда беркайчан да төзелгәне булмады. Биналарның матурлыгы гына түгел, андагы тәрбия бирү системасы да мөһим роль уйный. Аеруча сәләтле балалар белән эшләүгә дә республикада зур урын бирелә. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре Россия белән чагыштырганда Татарстанда югарырак булса да, балаларның тигез дәрәҗәдә белем алмаулары борчый. Мәктәп автобусларының төзеклегенә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, дөрес туклану, грипп вакытында авыруны кисәтү чараларына да басым ясарга кирәк, - диде премьер-министр.

Быел Татарстанда барлыгы 73 балалар бакчасы төзелгән, бу 10 меңнән артык балага урын булдырылган дигән сүз. Беренче сыйныфтан ук чит телләрнең укытыла башлавы да уңай күренеш. Сингапур алымы буенча 2013 елдан бирле 30 меңнән артык укытучы яңа белем үзләштергән. Физик яктан мөмкинлекләре чикле, ятим балаларга да зур игътибар бирелә. Әйтик, дүрт ятимнәр йорты ябылган, балаларның 94 проценты тулы гаиләләрдә тәрбияләнә.

Чит төбәкләр белән элемтәләрне ныгытабыз. Күп кенә төбәкләргә матур әдәбият җибәрелде, татар теле укытучыларының белемен күтәрү буенча курслар узды, лагерьләрдә чит төбәкләрдән 1700ләп бала ял итте, "Ана теле-онлайн" программасы аша 42 илдән 10 084 кеше татар телен өйрәнде,- ди Энгель Фәттахов. Быел исә рус телле балаларга татар телен укытуга аеруча игътибар бирергә, педагогларның белемнәрен тикшерергә, бу өлкәдә методик кулланмаларны камилләштерергә һәм, әлбәттә инде, Татарстанда булачак эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлек кысаларында республикада ресурс үзәкләр төзергә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading