16+

Төрек актеры Бурак Озчивит Әлмәткә килгән

Популяр төрек актеры, «Королек — птичка певчая», «Великолепный век», «Черная любовь» сериаллары йолдызы Бурак Озчивит 25 август көнне Әлмәткә килгән.

Популяр төрек актеры, «Королек — птичка певчая», «Великолепный век», «Черная любовь» сериаллары йолдызы Бурак Озчивит 25 август көнне Әлмәткә килгән.

Ул фильмда төшәчәк. 

24 августта төрек актерын Казан аэропортында милли костюмнарда татар баурсагы белән каршы алганнар. Контроль зонасыннан чыгар алдыннан актерны 20 гә якын кеше көткән.

25 август көнне иртәсендә Озчивит «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең төшерү мәйданчыгында эшләгән.

Төрек йолдызы журналистлар янына чыккан, ләкин, уңайсызланып, «Рәхмәт»тән башка берни дә әйтмәгән. Төшерү көне тәмамланганнан соң Озчивит аны иртәдән бирле көтеп торган җанатарлары янына чыккан.

Август уртасында «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең жюри әгъзасы, «Основание: Осман» сериалы буенча танылган төрек режиссеры Метин Гюнайның Казанга киләчәге билгеле булды. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading