16+

Төрмә камераларын – арендага

Төрмә – ирекне корбан итү урыны гына түгел, баксаң бер дигән бизнес ачарга да ярдәм итә ала икән.

Төрмә – ирекне корбан итү урыны гына түгел, баксаң бер дигән бизнес ачарга да ярдәм итә ала икән.

Һәрхәлдә, Эстониядә шулай. Үзендәге төрмәләрне акчага арендага биреп торырга уйлый бу ил. Тоткыннарга урын җитмәүче ил вәкилләренә.

Бизнес идеясы юктан гына килеп тумаган. Эстониядә төрмәләр буш, утыртырга кеше юк. Юстиция министры белдерүенчә, соңгы елларда җинаять кылу күрсәткече бөтенләй түбән, закон һәм тәртип бозучылар юк дәрәҗәсендә, шунлыктан төрмә камераларындагы тоткыннарны бармак белән генә санарлык. Илнең булган мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килми, камераларны башка илләргә арендага биреп торырга ниятли.

Бу рәвешле Эстония елына өстәмә 30 миллион евро эшли ала. Дөрес, министрлар кабинеты бу мәсьәләне әле карый башламаган, бәлки ниятләре чынга да ашмас, ләкин бизнес проект нигезендә зур акчалар әйләнеше ята, илнең “күзен” дә шул томалый бугай. Чөнки гади халык исә моңа каршы чыга. Күрәләтә торып үз илеңә читтән җинаятьчеләр кертмиләрдер инде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading