16+

Төркиядә ял итү бәяләре артачак

Россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре доллар курсы үсүгә бәйле рәвештә артырга мөмкин.

Россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре доллар курсы үсүгә бәйле рәвештә артырга мөмкин.

Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Лира очсызлану нәтиҗәсендә Төркиягә юллама бәяләре арзанаймаячак. Чит ил партнерлары белән бөтен исәп-хисап долларда ясала. Долларның Россия валютасына карата кыйммәтләнүен исәпкә алып, Төркия курортларына бәяләр дә күтәрелергә мөмкин. Туроператорлар фаразлавынча, алдагы сезонда Төркиядә ял итү бәяләре хәзергедән ким дигәндә 5 процентка кыйммәтрәк булачак», - диелә Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәрендә.

Ел башыннан алып Төркия лирасы долларга карата 40 процент кыйммәтен югалткан. Узган атна ахырында лира арзанаюын дәвам иткән. 10 августта ул 14 процентка очсызланган. Бу - Төркия валютасы өчен тарихи минимум.

Лираның арзанаюы аркасында Төркиянең күп кенә отельерлары кыен хәлдә калырга мөмкин, дип фаразлый экспертлар. Аларның шактыенда валюта кредитлары бар, ягулык, көнкүреш химиясе һ.б. чыгымнар буенча исәп-хисапны валютада ясыйлар, дип искәртәләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading