16+

Төркиядәге фаҗига корбаннары саны 46 меңгә якынлашкан

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган җир тетрәү корбаннары саны 46 меңгә якынлашкан.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган җир тетрәү корбаннары саны 46 меңгә якынлашкан.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлуга сылтама белән хәбәр итә.

«45 мең 968 кеше җир тетрәү корбаны булды, шуның 4 мең 267се – Сирия гражданнары», - дип белдерде Сойлу телеканаллар аша трансляцияләнгән брифингта.

Аның сүзләренчә, бер ай эчендә афтершоклар саны 13 меңнән артып киткән.

Ул нык зыян күргән биналарны сүтү хәрабәләрне аралау белән бер үк вакытта башкарылуын билгеләп үтте. Аерым алганда, Антакья шәһәрендә биналарның 58 проценттан артыгы җимерелгән.

Сойлу бер миллион артык кеше һәм 61 мең гаиләнең 10 мең лира (530 долларга якын) күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие алуын әйтте.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать интервал белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир асты селкенүләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше илләрдә, шул исәптән Сириядә дә сизелде. Төркия Хөкүмәте әлеге җир тетрәүне «гасыр фаҗигасе» дип атады.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading