16+

Җир алганда, төп башына утыртмасыннар

Бакча сезоны җитү белән шәһәр читендәге күчемсез милеккә кызыксыну арта.

Җир алганда, төп башына утыртмасыннар

Бакча сезоны җитү белән шәһәр читендәге күчемсез милеккә кызыксыну арта.

Участок сайлаганда, алга таба юридик проблемалар белән очрашмас өчен, барлык нечкәлекләрне исәпкә алу мөһим. Килешүләрне рәсмиләштерү алдыннан нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйлибез.

Ызанлау
Чикләре төгәл билгеләнмәгән җир кишәрлекләрен сату-алулар тыелмаган. Әмма алга таба моның аркасында күршеләр белән ыгы-зыгылар килеп чыгарга мөмкин. Караган участокны сатып алам дип, башкасына ия булуыгыз да бар.

Җир кишәрлегенең категориясе һәм рөхсәт ителгән куллану төре
Яшелчә үстерүгә дип каралган участокта йорт төзергә рөхсәт ителмәячәк.

Корылмаларның кадастр исәбе
Әгәр дә участокта законлаштырылмаган бина яки корылма бар икән, килешү төзеп булмавы ихтимал. Мондый корылмага милек хокукы теркәлмәгән булса да, ул барыбер сатучыныкы булып санала. Җир кишәрлеген сатып алганнан соң да ул барыбер аныкы булып калачак. Бу Җир кодексына каршы килә. Шуңа күрә алыш-биреш уздырганчы, барлык корылмаларны кадастр исзбенә куярга кирәк. 

Участок һәм корылмаларга милек хокукы
Йорт җир кишәрлеге хуҗасыныкы булмаска мөмкин. Бу очракта корылманың хуҗасы җир кишәрлеген сатып алуда өстенлеккә ия.
Нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

Сатып алу хокук бозуларсыз узсын дисәгез, аны белгечтә рәсмиләштерү ышанычлырак. Ул югарыда билгеләп үтелгән нечкәлекләрне тикшерәчәк. Шулай ук:
•    Сатучы һәм сатып алучының гаилә хәлен, ире яки хатыны исәнме икәнен, алар арасында никах килешүе төзелү-төзелмәвен һәм ышанычнамәнең гамәлдәме икәнен ачыклаячак.
•    Сатучының вәкаләтләрен төгәлләштерәчәк, аның милегенә арест салынмаганмы, йөкләмәләр юкмы, башка затлар хокукы бозылмаганмы, ул банкрот яки экстремист түгелме һәм килешүне гамәлдән чыгарырга сәбәп була алган башка нечкәлекләрне белешәчәк.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading