16+

Озак яшәр өчен күпме эшләргә?

Ял итә белә торган кешеләр озаграк яши, ди белгечләр.

Озак яшәр өчен күпме эшләргә?

Ял итә белә торган кешеләр озаграк яши, ди белгечләр.

Арыганлык еш кына сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара. Нәтиҗәдә, хезмәткәр эшен калдырып, хастаханә юлын таптарга мәҗбүр була. Ялларсыз эшләүче хезмәткәрләр, ял итеп эшләүчеләргә караганда, 20 процентка күбрәк вафат була икән. Атнасына 55 сәгатьтән артык эшләүчеләргә исә инсульт һәм инфаркт куркынычы күбрәк яный.

Әлеге исемлеккә эләкмәс өчен нәрсә эшләргә?
Беренчедән, эш көнегезне алдан ук планлаштырыгыз. Бу баш миен кирәкмәгән мәгълүмат саклаудан азат итәчәк. Планыгызны кәгазьгә язып куегыз. Мөһим эшләрне ачык каләм белән аерып языгыз. 

Өйгә кайтканда эш турында уйлаудан туктагыз. Матур музыка тыңлагыз, аудиокитап, подкастлар кабызыгыз. Эштә булган бурычлар, мәсьәләр офиста калсын. 

Ял төрен алыштырыгыз. Эштән кайтып, диванда сериаллар карау, телефонда “казынудан” тыш, үзегезгә хобби булдырыгыз. Бу тәнне дә, күңелне дә ял иттерергә ярдәм итәчәк. 

Өйдә эш мәсьәләләрен хәл итмәгез, хатларга җавап бирмәгез. Гомумән, телефон, гаджетлардан ял итәргә тырышыгыз. 
Эшкә кагылышлы сорауларны өйдәгеләр белән сөйләшмәгез. Өй- кеше ял итә, көч җыя торган урын. Эштәге проблемалар, борчуларыгыз хакында гаилә әгъзалары белән бүлешәсе килсә дә, болай эшләмәскә киңәш ителә. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading