16+

Туфан Миңнуллинны искә алып

Быел күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, драматург һәм публицист Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан 25 августта аның туган ягы Кама Тамагы районында Г.Камал театры артистлары ачык һавада "Мулла" спектаклен куячаклар.

Туфан Миңнулинны искә алып Мәскәүдә дә чаралар узачак. 24 августта 18.00 сәгатьтә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә - Асадуллаев йортында Туфан Миңнуллинга багышланган иҗат кичәсе үтәчәк. Аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Бу көнне Мәскәү тамашачысына әдипнең танылган әсәрләре: "Әлдермештән Әлмәндәр", "Хушыгыз", "Мулла", "Гөргөри кияүләре", "Диләфрүз-Remake"спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Туфан Миңнуллин белән күпьеллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова үзләренең хатирәләре белән бүлешәчәк. Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Камалның яшь артистлары Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин да катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading