16+

Укытучы «юлларда чәчерәмәскә» кушты

Балалар-үсмерләр автомобиль мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь егетләр һәм кызлар “укытучыларыбыз әйткән киңәшләрне тыңлыйбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтибез”, дип, күзгә карап “алдашканнар” икән миңа.

Укытучы «юлларда чәчерәмәскә» кушты

Балалар-үсмерләр автомобиль мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь егетләр һәм кызлар “укытучыларыбыз әйткән киңәшләрне тыңлыйбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтибез”, дип, күзгә карап “алдашканнар” икән миңа.

Кая ул тәртипле генә йөрү?! Машинаны әллә ниләр кыландырып боргалыйлар.
- Кайбер кызлар автомобильне шулкадәр оста һәм җиңел идарә итә. Мин дә болай тиз булдыра алмыйм, мөгаен, - дип, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов та мактап-үсендереп тора әле җитмәсә.
Бу очракта гаеп түгел: сүзләр атомобильдә катнаш бәйгедә ягъни юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автомобильне идарә итүдә чыгыш ясаучыларга карата әйтелде. Татарстаннан 150 үсмер егет һәм кыз көч сынашты.

- Балалар-үсмерләр автомобиль мәктәпләрендә, шулай ук ДОСААФ курсларында укучылар алар тәртипле йөртүчеләр булып җитлегәләр. Юл хәрәкәте тәртипсезлекне кабул итми, ахыры фаҗигале тәмамлана, - ди Ленар Габдерахманов.

- Россия ДОСААФ президиумы утырышында да Татарстанның ДОСААФ курсантлары- иң яхшылары дип бәяләнде, - дип өстәде Татарстаның ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Динниулов.
Бәйгедән соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров: “Атомобильдә катнаш бәйге тәүге мәртәбә 2002 елда Казанның 159 нчы мәктәбендә үткәрелгән. Хәзер ул республика күләмендәге матур традициягә әверелде, традицияне дәвам итәргә кирәк. Автомәктәпләр һәм шушындый конкурслар юл хәрәкәте иминлеген ныгытуга ярдәм итә. Монда җиңелүчеләр юк, конкурс тәҗрибәне баета”, - диде.

Шәхси беренчелектә Казаннан Илья Туманин - җиңүче. Икенче - Регина Камалиева (Казан), өченче - Анатолий Андронов (Чистай).
Зуррак яшьтәгеләр төркемендә команда беренчелегендә Казан быел да беренче урынны яулады. Чистай - икенче, Алексеевск өченче урында.

- Укытучыбыз юлларда чәчрәп йөрмәскә куша, мин кагыйдәләрне төгәл башкарачакмын. Машинаны әтием кебек оста йөртүче буласым килә, - ди Казанның Авиатөзелеш районындагы автомәктәптә шөгыльләнүче Регина Камалиева.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading