16+

“Үлгән көнне төшемә керде”: 27 яшьлек хәрби белән хушлаштылар

Мамадыш районында Украинада һәлак булган Ришат Җиһангараев белән хушлаштылар.

Мамадыш районында Украинада һәлак булган Ришат Җиһангараев белән хушлаштылар.

24 сентябрьдә мамадышлылар махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган якташы белән хушлашты.

Ришат Рашат улы 1995 елның 8 июнендә Мамадыш районының Югары Берсут авылында туган. Җирле политехник колледжны тәмамлаган, 2015 елда контракт буенча хәрби хезмәткә китә. Мотоукчы батальонның (БМПда) наводчигы булып хезмәт итә. 

Ришат узган елның сентябрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Бер елга якын солдат хәбәрсез югалган дип саналган. 

Солдатны соңгы юлга озатырга авылдашлары, район җитәкчелеге вәкилләре, хезмәттәшләре, барлык туганнары һәм якыннары җыелган.

Ришат Җиһангәрәевны туган ягында, Югары Берсут авылында җирләгәннәр.

"Шәһри Казан" әлеге батыр егет турында язма әзерләгән иде. Тулырак: “Үлгән көнне төшемә керде”: Мамадыш егете 27 яшьлек Ришат Җиһангәрәев Украинада һәлак булган

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading