16+

Ундүрт яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Шикләнелүчедән Тикшерү комитетында сорау алалар.

Шикләнелүчедән Тикшерү комитетында сорау алалар.

Полиция хезмәткәрләре Казанда 14 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүчене тоткарлаган, бу хакта Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр бар.

Тикшерү комитеты вәкиле Андрей Шептицкий шикләнелүчегә карата "Балигъ булмаучыга карата сексуаль характерда көчләү куллану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын хәбәр итә. 

26 август көнне 39 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир үз фатирына кызны чакыра. Аңа бәйләнә башлый. Кызны олы апасы тәрбияли, аның әнисе әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Җинаятьче үз гаебен танымый һәм барысын да кире кага.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызга олы ир фатирына нигә керергә иде

    Мөһим

    loading