16+

«Восточный» автовокзалы ачылды

Кичә Казанда «Восточный» автовокзалы файдалануга тапшырылды.

Кичә Казанда «Восточный» автовокзалы файдалануга тапшырылды.

Яңа вокзал Аграр урамы белән Җиһанов урамы киселешендә, «Казан» агросәнәгать паркы янында урнашкан. Биредән көн саен өч йөзгә якын автобус Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче һәм Байлар Сабасы маршрутларында хәрәкәтләнәчәк. Бина эчендә көтү залы, ана белән бала бүлмәсе, кафетерий, саклау камерасы, шоферларның ял бүлмәсе бар.

«Столичный», «Южный», «Казан-2» вокзалларыннан соң, «Восточный» - дүртенчесе. Киләчәктә «Агропарк» метро станциясе сафка баскач, автовокзал бер транспорт төреннән икенчесенә күченеп утыру төененең өлешен тәшкил итәчәк. «Восточный» автовокзалы янында 5, 33, 34, 63 һәм 71 нче җәмәгать транспорты автобуслары тукталыш ясый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading