16+

«WorldSkills Russia-2018» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты Казанда уза

«WorldSkills» чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

«WorldSkills» чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

Россия вице-премьеры билгеләп узганча, «WorldSkills Competition-2019» дөньякүләм беренчелеген Казанда үткәрү Россия өчен тарихи вакыйга булды дияргә була.

Бүгенге көндә Россия өчен иң мөһиме - эшче һөнәренең абруен күтәрү, һөнәри белем бирүне оештыру.

- Бу өч еллыкта без һөнәри әзерлекне генә түгел, ә Россиянең бөтен тормыш сыйфатын да үзгәртерлек юлны уза алырбыз, дип өметләнәм, - диде Россия вице-премьеры.
Аннары җиңүче шәһәрләрне игълан итү тантанасы узды. Казан 2018 елда "WorldSkills Russia" Бөтенроссия чемпионатын үткәрү хокукын алды.

Рөстәм Миңнеханов Ольга Голодецка ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- 2019 ел Россия һәм, аерым алганда, Татарстан өчен мөһим имтихан булачак, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, хәзер иң мөһиме - Россия командасын әзерләү. - 2018 елда безнең дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерлекне тикшерү буенча генераль репетиция узачак, - дип билгеләп үтте ул.

Аннары Татарстан Президентына WorldSkills илкүләм беренчелеген үткәрү хокукына ия булу турындагы сертификат тапшырдылар. "WorldSkills Competition-2016"ның Россия этабы Мәскәү өлкәсендә узачак, 2017 елда Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатын Краснодар крае кабул итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading