ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, бүген Казанда болытлы һава торышы булачак, яңгыр һәм урыны белән яшен көтелә.
Төнлә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак. Көндез термометр баганалары +10-12 градуска кадәр күтәреләчәк, җил секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
7 майда, якшәмбе көнне, температура сизелерлек төшәчәк. Төнлә һава температурасы +1-6 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнчыгышында +10 градуска кадәр фаразлана. Көндез термометрлар +8-13 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар секундына 15 метрга кадәр көчле җил белән болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар булырга мөмкин.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 8 һәм 9 майда Татарстанда яңгырлар көтелми. Төнге температура 0 дән +3 градуска кадәр булачак, һава һәм туфрак урыны белән -3 градуска кадәр туңачак. Көндез һава +9-15 градуска кадәр җылыначак, дип яза kzn.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар