16+

Яшь галимнәр грант өчен көч сынашты

Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узучы II Халыкара фәнни-гамәли форумда кичә үз проектларын тормышка ашырырга дәгъва кылып, гаризалар тутыручы галимнәргә бәйге нәтиҗәләрен әйттеләр.

Яшь галимнәр грант өчен көч сынашты

Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узучы II Халыкара фәнни-гамәли форумда кичә үз проектларын тормышка ашырырга дәгъва кылып, гаризалар тутыручы галимнәргә бәйге нәтиҗәләрен әйттеләр.

Кичке җиденче яртыга куелган тантаналы чара унынчы яртыга күчерелде. Жюри әгъзалары моны гаризалар күп булу һәм барлык эшләрнең дә кызыклы булуы белән аңлатты. Барысы 542 гариза килгән, алар арасыннан финалга 242се уза, шулар арасыннан 40 яңа проектны гына чынга ашырачаклар. Грантларның гомуми суммасы 1 миллиардтан артык. Билгеле, аларның кайберенә 200 мең миллион да җитә, ә кайберләре күбрәк көч, финанс тәлап итәргә мөмкин ди, жюри әгъзаләре.



Җиңүчеләр рәтендә Мәскәү дәүләт университеты, Санк-Петербург шәһәренең нефть һәм газ университеты, Самара дәүләт университеты, Томск дәүләт университеты, Математика югары мәктәбе, Воронеж дәүләт университетлары бар. Чынга ашырылачак программалар арасында Казан Идел буе федераль университеты һәм Казан авиатөзелеш университеты галимнәре булу икеләтә куаныч. Грант алырга бирелгән проектлар төрле өлкәгә карый: физика, инновацион технологияләр, механика, экология, медицина.

Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгының фәннәр һәм технологияләр департаменты директоры Сергей Салихов: "Иң-иңнәрдән тагын да яхшыракларын сайлап алу бик авыр. Кайбер проектның бер өлеше җитеш, икенчесе калыша, икенче проектның бар ягы да килгән, әмма финанс ягыннан бармаска мөмкин", - дип, фикерләре белән уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading