16+

Җылыту сезоны кайчан башланачак?

Казанда 7 октябрьдә җылыту сезоны башлана.

Казанда 7 октябрьдә җылыту сезоны башлана.

Һава температурасы төшү сәбәпле, 7 октябрьдә Казанда җылыту сезоны башлана – күпфатирлы йортларны, социаль һәм мәдәният объектларын җылылыкка тоташтыра башлаячаклар. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында 5987 күпфатирлы йорт (аларның 5545ендә үзәк җылылык бар), 879 социаль объект, шул исәптән 638 мәгариф учреждениесе һәм 116 медицина оешмасы бар.

Тышкы һаваның тәүлеклек уртача температурасы буенча фараз 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр биш көн дәвамында +11,1 градус тәшкил итә. Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә (беренче чиратта социаль өлкә учреждениеләреннән) бәйле рәвештә, җылылык бирергә карар ителде. Шәһәрдә төннәр салкын, шуңа күрә иртән биналар суына, дип аңлаттылар Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Кичәге көнгә учреждение җитәкчеләреннән җылылык җибәрүгә 180 гариза бирелгән. Шулардан 99 балалар бакчасында, 26 хастаханәдә, 14 мәктәптә – барлыгы 143 учреждениедә җылылык бар инде (аларның 74 объектын кичә тоташтырганнар). 180 гаризаның 37се үтәлә.

Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимнарын җайга салу җылылык җибәрелгәннән соң ике атна эчендә төгәлләнәчәк.

Җылыту сезоны башланганнан соң фатирда яки өйдә җылылык булмаса, радиатор агызса яки җылыту белән бәйле башка проблемалар килеп чыкса, +7(843)236-41-23 телефоны буенча идарәче компаниягә, торак милекчеләре ширкәтләренә яки «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фатирда җылылык булмау сәбәпле, Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин: +7(843)223-19-21, +7(843)223-19-23.

Исегезгә төшерәбез, узган җылыту сезоны 198 көн – 2023 елның 5 нче октябреннән 2024 елның 20 апреленә кадәр дәвам итте. Күп кенә социаль өлкә учреждениеләренә шулай ук гаризалар буенча вакытыннан алда җылылык бирелгән иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading