16+

Юл һәлакәте китереп чыгарып, Казан инспекторының гомерен өзгән иргә кем ялган белешмә биргән?

Республика наркология диспансерында «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуратурасының юл-патруль инспекторы һәлак булган авариядә гаепле ир-атның моннан ике ел элек судны наркодиспансер табиблары биргән ялган белешмә ярдәмендә алдавы турындагы мәгълүматына аңлатма бирделәр.

 27 апрель төнендә 31 яшьлек Артур Садретдинов Казанда җитди юл һәлакәте китереп чыгарып, әлеге авариядә 42 яшьлек ЮХИДИ инспекторы Юрий Матренинның гомере өзелде.

Республика наркология диспансерында «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуратурасының юл-патруль инспекторы һәлак булган авариядә гаепле ир-атның моннан ике ел элек судны наркодиспансер табиблары биргән ялган белешмә ярдәмендә алдавы турындагы мәгълүматына аңлатма бирделәр.

 27 апрель төнендә 31 яшьлек Артур Садретдинов Казанда җитди юл һәлакәте китереп чыгара, әлеге авариядә 42 яшьлек ЮХИДИ инспекторы Юрий Матренинның гомере өзелә.

2011 елда Садретдинов наркология диспансерына машина йөртү таныклыгы алу өчен медицина тикшерүе үтүгә бәйле үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Бу вакытта ул исәптә тормаганлыктан, аңа тиешле белешмә биргәннәр.

Шул ук вакытта табиблар Садретдиновка наркологка күренергә кирәклеге турында кисәтү белдергән. Ир-ат амбулатор картада үз имзасын куйса да, наркологка күренүдән баш тарткан.

2014 елның 29 декабрендә тәртип үзгәргән һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә карата медицина күрсәтмәләре турында яңа карар үз көченә кергән. 2015 елның октябрендә наркология диспансеры хезмәткәре тикшерүчегә Садретдиновның исәптә тормавы турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән.
Шуннан соң наркология диспансерының вазифаи затларына карата тикшерү үткәрелгән. Диспансерның баш табибы белешмә биргән хезмәткәрне эшеннән читләштергән.

<iframe width="658" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/QgbzdXmGS10" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Наркотикларга бәйле эшне тикшерү барышында Садретдиновка карата суд-психиатрия экспертизасы үткәрелгән, нәтиҗәдә аңа диагноз куелган һәм дәвалау билгеләнгән. Наркология диспансеры җитәкчелеге фикеренчә, әлеге экспертизаның нәтиҗәләре хөкем карары чыгарганда суд өчен саллы нигез булырга тиеш.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading